Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар теленең язмышы өчен борчылучылар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында җыелып, ана телен саклап калуга багышланган чираттагы җыелышын үткәрде.
Әлеге җыелышта катнашкан кайбер милләттәшләребезнең чыгышларыннан өзекләрне сезгә дә җиткезәбез.
Марат Лотфуллин, Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәре:
- Федераль хөкүмәт тарафыннан ачыктан-ачык милли мәгарифне кысу бара. Бу хәл шул дәрәҗәгә җитте ки, Татарстан Республикасы хөкүмәте дә бу басымга бирелде. Мәгариф министрлыгы, хөкүмәт тарафыннан кирәкле адымнар ясалмый, "бар да яхшы", дип игълан ителә. Дәүләткә ышанып булмый, шуңа күрә җәмәгатьчелек үзе хәзер оешырга тиеш. Иң беренче чиратта, җәмәгатьчелек басымы белән дәүләт органнары эшләргә тиешләр. ...
Габделхәмит Зиннәтуллин, Яшел Үзән шәһәре имамы:
- Ана теле - татар теле - ул безнең Аллаһ биргән бер зур хәзинә, амәнәт. Аны саклау һәр иманлы кешенең вазифасы. ...
Галишан Нуриәхмәт, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе:
- Хәзер бөтен дөнья күз алдында татар халкын бетерү бара. Юкка чыгару бар. Аның мәгарифен, аның мәдәниятен, аның, гомумән, телен, халкын юкка чыгару бара. Бары тик Халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итмичә, без бернәрсә дә эшли алмаячакбыз. Халыкара кануннарга каршы Россия милләтләрне бетерү сәясәтен алып бара.
Фәһимә Хисамова, КФУ галиме:
- Иң бәхетле очрак булыр иде - башлангыч класслардан башлап югары уку йортына кадәр ана телендә уку мөмкинлеге булса.
Сәйдә Апакова, абыстай:
- Әзме, күпме, халык үзе дә уянырга тиешле! Аңларга тиешле! Һәм булган һәрбер нәрсәне дә халыкка җиткерә барырга кирәк!
Чыганак: http://www.azatliq.org
Фикерләр
Кунак
1 гыйнвар, 2011 - 18:03
Permalink
Туган телне коткару
Туган телебезнең аянычлы хәле бүген барыбызны да тетрәндерә. Бүгенге көндә туган телне коткару чарасы булып телебездә мөмкин кадәр күбрәк аралашуга ихтыяҗ тудыру тора. Аралашуны түбәннән югарыга таба түгел, киресенчә, югарыдан түбәнгә таба тормышка ашырырга кирәк, дип уйлыйм. Мисал өчен зур урыннарны биләгән җитәкчеләребез, язучылар, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре белән балалар бакчаларына, мәктәпләргә килеп, татар балалары белән туган телдә күбрәк аралашсалар, татар теленең әһәмияте турында сөйләсәләр, туган тел укытучылары алар килгән төшкә татар телендә матур кичәләр оештырсалар, укучылар күңелендә туган телебез хакында җылы хатирәләр сакланып калыр иде, алар туган телнең кирәклеген сүздә генә түгел, конкрет эштә тоярлар иде. Икенчедән, Җитәкчеләребез үзләренең чыгышларында рус телен генә камил белүләрен күрсәтмичә, үз туган телләрендә тиешенчә җиһазландырылган тәрҗемә техникасы кулланып сөйләсәләр, телебезнең никадәр әһәмиятле булуын күрсәтерләр иде. Шул ук вакытта рус телле җитәкчеләребезнең дә чыгышлары туган телебезгә тиешле тәрҗемә белән җиһазландырылган булырга тиеш. Нигә, һич югы шуларны гына эшли алмыйбызмыни соң без? Бу эшкә җитәкчелек чынлап торып тотынса, хезмәткәрләр алар үрнәгендә телне кайтару буенча зур эшләр башкарырлар иде.
Ильфар
14 Декабрь, 2010 - 20:41
Permalink
Туган телдә укыту буенча
Туган телдә укыту буенча форумдагы темаларга да игътибар итик! Анда күрсәтелгән http://zakonoproekt2010.ru/edu/01-12-2010#clause_comments/1-8/1-8-9/rating битендә фикерләр языйк!
Кунак
13 Декабрь, 2010 - 22:01
Permalink
Туган тел
Хөкүмәт тарафыннан телебезне яклау чаралары булмаса , телебезнең кулланылыш сферасы тарая. Ата-аналар да татар телен укытуга игътибар итмиләр, аңа икенче сортлы дәрес дип карыйлар. Бала укып чыккач кына ,телне өйрәнүнең кирәклеген аңлыйлар.Ә файдага укый торган вакытлар үткән була, балалары да соң аңлый башлый. Ә татар баласы мәктәптә атнасына 4-5 дәрес татар теле өйрәнеп, бик күп нәрсәгә өйрәнә бит. Татар балалары, математика, химия, физика кебек фәннәрне рус телендә укыса да, татар мөхитендә, татар мәктәбендә укыса, теленә карата хөрмәте була аның. Татар классларын ачуда, булганын кыскартмауда министрлык ,хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш. Гел генә акча аз юклыкка сылтарга кирәкми.Телебезне югалтмас өчен шартлар тудырырга кирәк. Авыллардагы мәктәпләрне ябу- телне бетерүнең бер адымы ул.Бер җимергәнне торгызу кыен икәнне аңлыйлар бит, ә барыбер чарасын күрмиләр. Очкын.