Татар мәгарифе порталы
Сез монда
9 май... Җиңү көне...
Әлеге көн якынлашсын өчен, әти-әниләребез, әби-бабайларыбызның никадәр батырлык башкарганнарын күз алдына китереп бетерү мөмкин эш түгелдер. Аларның батырлыгы, каһарманлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Бу көннең булуы өчен мең рәхмәт Сезгә!!!
Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеена һәм әлеге бәйрәмгә багышланган презентацияләр бәйгесенә нәтиҗәләр чыгаруга санаулы көннәр калды. Исегезгә төшерәбез, презентацияләр 7 нче майга кадәр кабул ителә, ягъни материаллар кабул итү 6 май көнне 24.00 сәгатьтә тәмамлана. Бәйгедә теләгән һәркем (!) катнаша ала. Моның өчен PowerPoint яисә OpenOffice Impress программаларында татар телендә ясалган, 5 Мегабайттан зур булмаган презентация ясарга һәм xat@belem.ru электрон адресына җибәрергә яисә Белем.ру порталының Заказлар кабул итү бүлмәсе аша тапшырырга ("Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйгедә катнашу" тибын сайлап алып) кирәк. Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә урнаштырылып барыла.
7 май көнне, презентацияләр кабул ителү тәмамланганнан соң, бәйгегә килгән материаллар турында фикер алышу мөмкинлеге ачылачак. Нәтиҗәләр бәйрәм алдыннан - 8 майда игълан ителәчәк.
"Белем.ру" коллективы барыгызга да уңышлар теләп кала!!!
Фикерләр
Кунак
7 Май, 2010 - 22:07
Permalink
Фикер алышыйк!
Нишләптер бүген презентацияләргә карата фикерләр кабул итәбез дигән идегез, әле фикер язучылар һаман юк!
Кунак
7 Май, 2010 - 21:57
Permalink
"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел!"
Лениногорск районы Шөгер урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү”түгәрәге җитәкчесе Шәйдуллина Гөлфия Вәли кызына һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамова Гөлнара Равил кызына "Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Герое Ватаны" презентациясен тозегеннәре, эзтәбарлар эше алып барулары өчен бик рәхмәтлемен. Туган як геройларын искә алу, яшь буынны, башка төбәк халкын, аларның батырлыклары белән таныштыру миңа яшәү дәрте өсти. Бик зур рәхмәт сезгә балалар!
С/Б Сәеф Рахим улы Халиков
Кунак
7 Май, 2010 - 13:41
Permalink
"Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Герое Ватаны" презентац
Эш ошады! Мәгълүмәт бик эчтәлекле. Батырның тормышы төгәл күрсәтелгән. Киләчәктә дә шулай тырышып эшләгез!
Кунак
7 Май, 2010 - 08:14
Permalink
"Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Герое Ватаны"
Презентация бик яхшы ясалган, тирән фикерле.Эчтәлеге бик бай. Метадист Саубанова Римма.
Кунак
7 Май, 2010 - 02:37
Permalink
"Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйгедә катнашу
Укучыларның хезмәтен бәяләргә кирәк. Аларның өметләрен өзмәгез инде. Кәгазь заманы бит.
Раил Гатауллин
7 Май, 2010 - 00:11
Permalink
Игътибар!
Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары! Бәйгегә презентацияләр кабул итү тәмамланды!
Шушы кыска гына вакыт арасында Белем.ру үткәргән презентацияләр бәйгесенә бик күп хатларыгыз һәм материаллар килде. Безгә килеп ирешкән барлык материаллар да инде порталда урын алдылар.
Сез күргән ресурслардан тыш, порталыбызда Заказлар кабул итү бүлмәсе аша тапшырыла башлаган тагын ике ресурсның урнаштырылуы көтелә. Алар:
1. Ялалтдинова Земфира Акрямовнаның "Батырлар елмаеп үлделәр..." презентациясе;
2. Замалетдинова Алсу Мансуровнаның "Бөек җиңүгә-65 ел" презентациясе.
Белем.ру порталы кулланучылары игътибарына түбәндәге хәбәрне ирештерәсе килә. Порталда теркәлмәгән кулланучыларның хокуклары азрак. Шуңа күрә дә алар бары тик 1 Мегабайттан артмаган файллар гына беркетә алалар. Фикер калдырган очракта да аларның хәбәрләре башта модерация үтә, ягъни фикерләр администратор рөхсәт иткәч кенә басылып чыга.
Кабул ителгән ресурслар бик эчтәлекле һәм йөрәк җылысы белән ясалган. Шуңа күрә дә алар арасыннан иң яхшысын сайлап алу җитәрлек дәрәҗәдә катлаулы булыр дип уйлыйм.
Порталыбызда басылып чыккан әлеге ресурслар һәркем өчен ачык һәм бушлай. Презентацияләр белән танышып чыгуыгызны телибез. Аларны караганнан соң туган хисләрегезне әлеге темада язып калдыруыгызны көтеп калабыз.
Әлеге фикер алышуда бары тик теркәлгән кулланучыларның гына фикерләре басылып чыгачак, теркәлми генә калдырылган фикерләр модерация узмаячак. Белем.руның төп битендә теркәлү: http://belem.ru/user/register, форумда фикер алышу: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=682.
ӘГӘР СЕЗ ИНДЕ БЕР ТАПКЫР ТЕРКӘЛГӘН БУЛСАГЫЗ, САЙТКА АВТОРИЗАЦИЯ ҮТЕП (ТЕРКӘЛГӘН ВАКЫТТА АЛЫНГАН ЛОГИН ҺӘМ ПАРОЛЬНЕ ЯЗЫП) КЕРЕРГӘ КИРӘК.
Теркәлү белән бәйле сорауларыгызны электрон почтабызга юллый яисә форумда язып калдыра аласыз.
Игътибар! Презентацияләрне бәяләгәндә бары тик презентациянең сыйфаты (ясалышы, эчтәлеге, күләме (таләп буенча ул 5 Мб.тан артмаска тиеш иде) һ.б.) гына карала, файлларны йөкләп алучылар саны берннди дә роль уйнамаячак.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин