Азнакай районы Илбәк урта мәктәбе сайты

Татарстан Республикасы Азнакай районы Илбәк урта мәктәбе сайты

Фикерләр

Гөлназ сурәте

Татарча ресурсларның биредә русча тәкъдим ителүе ошыймы сезгә, дуслар? Әлбәттә, монда бик күп файдалы материал бар, укучылар сочинениеләрне дә биредән рәхәтләнеп күчерә, шуңа да карамастан бу сайтны берничек тә татар сайты дип атыйсы килми...

Кунак сурәте

Гөлназ, бөтен татар милләтенең иң якын дусты! Нишләп сиңа "бу сайтны берничек тә татар сайты дип атыйсы килми..."? "...монда бик күп файдалы материал бар, укучылар сочинениеләрне дә биредән рәхәтләнеп күчерә". Татар телендә бик күп файдалы материал бар бит (сочинениеләр генә түгел)! Үзең шулай яздың! Әллә безгә русча язырга ярамый? Ике телен белә һәм яза торган татар кешесе татар түгел мени?
Нишләп Сез бу сайтны гына күреп шундый фикергә килдегез? Каталогның бөтен ресурсларны карап чыктыгыз мы соң?
Исәпкә алыгыз: бу сайт Татарстан мәктәпләре Интернет-сайтлар арасында 1 нче конкурсында җиңүче сайт (номинация: самый посещаемый сайт)!

Гөлназ сурәте

Сүзем иләк турында түгел, чиләк турында иде, дигәндәй, 4 ел дәвамында башкарган хезмәтегезне яхшырак итеп күрәсем килгәнгә яздым, хөрмәтле кунак. Сезнең кебек исемемне дә яшереп тормадым. Тәнкыйть предметына тагын бер кат игътибар иттерәсем килә: "татарча ресурсларның биредә русча тәкъдим ителүе" ошамавы турында сүз барды монда. Чынлап та, сайтыгызны ачып карау белән, монда татарча ресурслар барлыгы күренми дә бит. "Главная" битендә 534 яңалыкның - 3 се, "Публикации" битендә - 1, "Дневник"та - 2-3... калганнарын санап утырасым килми, кайбер бүлекләрдә бөтенләй юк. Төпченеп укый башлагач, "Язык: татарский" дигән сүзгә тап булырга мөмкин кайвакыт. Материалларыгызга игълан битләрен татарчалаштырып, сайтыгызны ике телле итәргә озак түгел бит югыйсә. "язык: русский" дип тә өстәп чыгасыгыз була инде ул вакытта күпчелек ресурсларыгызга. "бөтен татар милләтенең иң якын дусты" дип кимсетергә теләгәнсез дә теләвен, тик моның белән нәрсәгә ирешергә уйлагансыздыр. Сайт администраторларының телебезне санга сукмавы - ул татарның үзен үзе санламавының күрсәткече дә бүгенге көндә. Бүген сез русча белмәгән татарны тапмассыз, аллага шөкер, әмма татар татар өчен дә, телебез үз милләтебез өчен дә хезмәт итәргә тиеш түгелмени? Әлеге проблема сезнең мәктәп сайтында гына түгел, татар мәктәпләренең зур күпчелеге сайтларын русча ясап куйган, һәм алар шуңа бик тә канәгать. Татарча версиялеләре бармак белән генә санарлык. Аларга да нәкъ шушы сүзләрне язарга була. Эш күрсәтүче генә күп булмас кебек...

Кунак сурәте

Мин дә бу очракта тулысынча Гөлназ белән килешәм. Әз генә татарчалык турында берәр сүз әйттеңме, шундук икетеллелек, фәлән-фәсмәтән дип акланырга тотыналар. Ә ник икетеллелек булгач татарча да җитәрлек ресурс куймыйлардыр, исең китәр. Аннары татар дигәннәре дә, мәсәлән презентация исемен татарча куялар да, үзен ачсаң русча. Китегез инде, булдыра алмасагыз гел русча языгыз, телебезне мыскыл итмәгез. Аннары кеше иң күп керә торган номинация белән дә мактанмагыз, мин ул номинацияне гомумән җитди әйбер дип кабул итмим. Керүчеләр санын арттырып күрсәтүнең мең төрле ысулы бар.Булат Шакир.

Кунак сурәте

ЧИТ (урыс, инглиз) телле ресурсларны ТАТАР итеп язу дөрес түгел! Шундый алдаулар кемгә кирәк? "Татарстанда ике телне белү" турында җирле урыслардан таләп итәргә кирәк. Татарларда ТУГАН телен белүе әле ЗУР ПРОБЛЕМ. Чит телләре читтә генә торсын.

Кунак сурәте

Сүзем иләк турында түгел, чиләк турында иде: "Ә ник икетеллелек булгач татарча да җитәрлек ресурс куймыйлардыр, исең китәр" :))))

"Керүчеләр санын арттырып күрсәтүнең мең төрле ысулы бар" - сезнең нинди? Өйрәтегез әле!