"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2017/18 ел I тур 3 ай)

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Татар әдәбиятын сөючеләр, аның кадерен белүчеләр!

III Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе дәвам итә. Чираттагы викторинабыз татар язучысы, шагыйрә, публицист һәм журналист Кояш Закир кызы Тимбиковага (16.11.1937 - 01.2004) багышлана

Викторинада нибары 10 сорау гына. Әмма сораулар, гадәттәгечә, шактый катлаулы, уйландыра торган һәм киң колачлы.

Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала. Тестны уңышлы үткән кулланучылар викторинаны үтүгә үк электрон сертификат/диплом сората алалар. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән өч финалист финал турына чакырылачак. Уку елы барышында үткәреләчәк җиде викторинаның җиде җиңүчесе финал турында үзара көч сынашачаклар.

Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннан танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Барыгызга да уңышлар телибез!

Сораулар саны:10
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Ачылу вакыты:30.11.2017 - 03:00
Ябылу вакыты:30.11.2017 - 03:00
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.