"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2016/17 ел I тур 1 ай)

Татар әдәбиятын сөюче, татар китапларын яратып укучы һәм аларның авторларының тормыш юлы белән кызыксынынып яшәүче хөрмәтле дуслар!

Без II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесен башлап җибәрәбез! Бүген сезне яңа уку елы бәйгесенең беренче викторинасы көтә. Инде белгәнегезчә, викторина танылган татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Харрас Гыйльмегали улы Әюповка (21.08.1946 - 07.10.2008) багышланган.

Викторинада барлыгы 20 сорау. Алар Харрас Әюпның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле. Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала. Тестны уңышлы үткән кулланучылар 1 октябрьдән соң электрон сертификат сората алалар. Өч финалист финал турына чакырылачак. Уку елы барышында үткәреләчәк җиде викторинаның җиде җиңүчесе финал турында үзара көч сынашачаклар.

Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннанрак танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Сораулар саны:20
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Ачылу вакыты:30.09.2016 - 03:00
Ябылу вакыты:30.09.2016 - 03:00
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.