"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2016/17 ел I тур 7 ай)

Татар әдәбиятын яратып укучы хөрмәтле кулланучыларыбыз!

Сезне II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең җиденче викторинасында катнашырга чакырабыз. Март ае викторинасы татар әдәбиятының классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, хезмәт батыры Галимҗан Ибраһимовка (12.03.1887 - 21.01.1938) багышлана.

Викторинада нибары 15 сорау. Әмма сораулар, гадәттәгечә, шактый катлаулы һәм киң колачлы.

Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала. Тестны уңышлы үткән кулланучылар викторинаны үтүгә үк электрон сертификат/диплом сората алалар. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән өч финалист финал турына чакырылачак. Уку елы барышында үткәреләчәк җиде викторинаның җиде җиңүчесе финал турында үзара көч сынашачаклар.

Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннан танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Барыгызга да уңышлар телибез!

Сораулар саны:15
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Ачылу вакыты:30.03.2017 - 03:00
Ябылу вакыты:30.03.2017 - 03:00
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.